+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
30 июль 2019, 11:43

Башкортстанда табибка язылу өчен мобиль кушымта эшли башлады

Башкортстанда Башкортстан Республикасының «К-Врачу» Бердәм медицина порталының рәсми мобиль кушымтасы эшли башлады.

Башкортстанда Башкортстан Республикасының «К-Врачу» Бердәм медицина порталының рәсми мобиль кушымтасы эшли башлады. Ул «Сәламәтлек саклау бердәм мәгълүмат системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур булдыру» милли проектын тормышка ашыру кысаларында кертелде, дип хәбәр итә Төбәк сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмат хезмәте.

Кушымта белән теркәүсез файдаланырга була. Шәхси кабинетка керер өчен дәүләт хезмәтләре порталының логины һәм паролен кулланырга кирәк. Сервис медицина оешмасына беркетелү исәбе белән табибка язылырга гына түгел, медицина ярдәмен күрсәтүгә бәйле мәгълүматларны алырга да мөмкинлек бирә.

Шәхси кабинетта пациент табибларның эш вакытын, медицина оешмалары турында мәгълүматны белә ала. Монда мотлак страховкалау полисы, беркетелү участогы, яшәү адресы буенча участок табибы турында мәгълүматны белергә, электрон медицина картасын карарга була. “Медицина картасы” бүлегендә 2017 елның 1 гыйнварыннан башлап барлык күрсәтелгән медицина хезмәтләре һәм аларның хакын карарга мөмкин.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: