+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 август 2019, 11:19

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы: 2019 елда балигъ булмаганнарның 75 проценты диспансер тикшерүе үтәчәк

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы 2019 елда 17 яшькә кадәрге балаларны диспансер тикшерүе кимәлен 75 процентка кадәр арттырырга ниятли.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы 2019 елда 17 яшькә кадәрге балаларны диспансер тикшерүе кимәлен 75 процентка кадәр арттырырга ниятли. Бу турыда республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин “Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка ашыруны кануният буенча озату һәм мониторинглау буенча Дәүләт комитетының сәламәтлек саклау буенча эш төркеме утырышында хәбәр итте. “Сигез поликлиника 92н санлы приказга (Балаларга беренчел медико-санитар ярдәм күрсәтүне оештыру турындагы положение) тулысынча җавап бирәчәк. 17 яшькә кадәрге балаларны диспансер тикшерүе кимәле 75 процентка җитәчәк. Дүртөйле һәм Туймазы шәһәрләрендә яңа балалар поликлиникалары ачылачак”, - дип сөйләде ул. Сәламәтлек саклау министрлыгының 92н приказында балаларга беренчел медико-санитар ярдәм күрсәтү, педиатрның эш урынын оештыру кагыйдәләре, дәваханәнең тиешле штаты һ.б. күрсәтелгән. Шулай уҡ милли проект буенча 18 медицина оешмасының ремонты тәмамланган, аларда амбулатор шартларда гериатрия профиле буенча ярдәм күрсәтелә, быел республика балалар клиник дәваханәсенең реконструкциясе планлаштырылганлыгын, милли проектны тормышка ашыру планы үтәлүен дә өстәде Забелин. Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы 2019 елда 336 млн сумга 20 төр медицина җиһазы сатып алачак. “Сәламәтлек саклау” милли проекты 2024 елга кадәр эшкә сәләтле яшьтәге халыкның үлем очраклары күрсәткечләрен киметүне, беренчел медико-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмаларында кадрлар дефицитын бетерүне, барлык гражданнарга да елына ким дигәндә ике тапкыр профилактика медицина тикшерүе үткәрүне күзаллый. Милли проектны тормышка ашыруга Русиядә 2019-2024 елларда 1,7 трлн сумнан артык акча юнәлтү планлаштырыла.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: https://futurerussia.gov.ru
Читайте нас: