+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 август 2019, 11:19

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Русия Федерациясенең 15 төбәгендә балалар үлеме күзалланган күрсәткечләрдән югарырак

Сабыйлар үлеменең югары күрсәткечләре Карелиядә, Төньяк Осетиядә, Бурятиядә, Башкортстанда, Карачаево-Черкессиядә, Забайкалье һәм Красноярск крайларында билгеләнгән.

Аерып алганда, сабыйлар үлеменең югары күрсәткечләре Карелиядә, Төньяк Осетиядә, Бурятиядә, Башкортстанда, Карачаево-Черкессиядә, Забайкалье һәм Красноярск крайларында билгеләнгән.

Русия Федерациясендә сабыйлар үлеме 2019 елның гыйнвар-апрель айларына мәгълүматларга караганда бер мең яңа туган балага 4,7 очрак тәшкил итте. 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 5,1 очрак тәшкил иткән иде. Тик 15 төбәктә сабыйлар үлеме “Балалар сәламәтлеген саклауны үстерү” федераль проектында күзалланган күрсәткечләрдән күпкә югарырак, дип хәбәр итте Балаларга медицина ярдәме һәм бала табарга ярдәм итү хезмәте департаменты директоры урынбасары Ольга Чумакова.

Проблеманы хәл итү өчен бу төбәкләргә штаттан тыш баш неонатологлар, акушер-гинекологлар һәм педиатрлар җитәкчелегендәге белгечләр командалары җибәрелде. “Стационар медицина ярдәме күрсәтүнең аудиты позициясеннән Балалар сәламәтлеге милли медицина тикшеренү үзәге зур эш башкара. Бу төбәкләрнең һәрберсе өчен сабыйлар үлеме кимәлен түбәнәйтү буенча шәхси өстәмә план эшкәртелә, ел азагына күрсәткечләргә ирешербез, дип ышанабыз”, - диде ул.

Шул ук вакытта Чумакова 2019 елның тәүге яртыеллыгы йомгаклары буенча федераль проектны тормышка ашыруның ыңгай күрсәткечләрен дә билгеләде. “Тәүге нәтиҗә – барлык төбәкләр дә балалар сәламәтлеген саклауны үстерү буенча төбәк программаларын эшләде. Арытабан быел тәүге яртыеллыкта балигъ булмаганнарның диспансер тикшерүен, шул исәптән мәгариф учреждениеләрендә уку барышында да үткәрү тәртибен раслау буенча Сәламәтлек саклау министрлыгының приказын чыгарырга тиеш идек”, - дип бүлеште директор урынбасары.

Сабыйлар үлеме кимәлен киметү – “Сәламәтлек саклау” милли проектының төп максатларының берсе. 2025 елга күрсәткечне бер мең исән туган сабыйга 4,5 очракка кадәр киметү планлаштырыла.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: https://futurerussia.gov.ru
Читайте нас: