+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 август 2019, 11:03

Башкортстан халкы арасында үлем күрсәткече ярты ел эчендә түбәнәйде

2019 елның гыйнвар-июнь айларында Башкортстанда үлем күрсәткече 12,2 промилле – бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,2 промиллегә кимрәк, дип белдерә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы.

2019 елның гыйнвар-июнь айларында Башкортстанда үлем күрсәткече 12,2 промилле – бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,2 промиллегә кимрәк, дип белдерә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Бу күрсәткеч промилледә исәпләнә. Үлүчеләрнең гомум саны халыкның уртача еллык санына бүленә һәм 1000 кешегә тапкырлана. Үлем һәм туымны шулай санау алымы күпчелек илләрдә кертелгән.

Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин сүзләренә караганда, агымдагы елның алты ае эчендә республиканың 1598 кешесенең гомере саклап калынган. Барлыгы Башкортстанда тәүге яртыеллыкта 24380 кеше вафат булган.

2019-2024 елларга исәпләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка ашыру йомгаклары буенча Русиядә эшкә сәләтле кешеләрнең үлем саны 100 мең кешегә 2018 елның 455 очрагыннан 2024 елда 350гә кадәр, ә балалар үлеме саны бер мең яңа туган сабыйга 2018 елның 5,5 очрагыннан 2024 елга 4,5 очракка кадәр кимер, дип көтелә. Шушы һәм башка максатларны ил хөкүмәте алдында Владимир Путин куйды.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан

#владимирпутин
Читайте нас: