+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 август 2019, 11:29

Уфада “Сәламәт туклану мәктәбе” эшли башлады

Проектны “Демография” федераль милли проекты программасы кысаларында халыкка сәламәтлекне пропагандалау Төбәк җәмәгать оешмасы тормышка ашыра. Аның максаты – дөрес туклану аларның сәламәтлегенең һәм актив тормышларының нигезе булсын өчен мөмкин кадәр күбрәк кешегә файдалы белемнәр тапшыру.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында “Башинформ” агентлыгына хәбәр итүләренчә, “Сәламәт туклану мәктәбе” Уфада декабрьгә кадәр атна саен үткәрелүче тематик лекцияләр үткәрүне күзаллый. Шул ук вакытта шәһәрдә Уфа халкы өчен уңайлы урыннарда (сәүдә үзәкләре, кинотеатрлар, кафелар) сәламәт туклану буенча алты осталык дәресе булачак. Алынган белемнәрен практикум вакытында файдаланып, Мәктәп тыңлаучылары үзләренең генә түгел, гаилә әгъзаларының да сәламәтлегенә йогынты ясаячак.

Шулай ук проект кысаларында “Сәламәт туклану нигезләре. Азык сыйфаты һәм хәвефсезлеге” программасы буенча сәламәт туклану буенча 20 волонтер-инструкторны укыту планлаштырыла. Курсны “Һөнәри белем бирү институты” өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы эшләгән.

Моннан тыш, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын сәламәт туклану темасына җәлеп итү өчен быел көз Башкортстанда “Акыллы туклану – яңа меңъеллыкның тренды” конференциясе булачак. Чара барышында урындагы җитештерүчеләрдән “Туган табигать көче” сәламәт азык-төлек ярминкәсе оештыру планлаштырыла.

#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан

Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: