+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 август 2019, 10:59

Башкортстанда “сөт кухнясы” продукциясен таратуның яңа пункты эшли башлады

“Сөт кухнясы” продукциясен таратуның яңа пункты шушы көннәрдә Салават шәһәрендә эшли башлады. Ул Ленин урамы, 35нче йорт адресы буенча урнашкан. Сөт, катык, эремчекне монда Стәрлетамактан китерәләр. Ассортимент атнасына ике тапкыр яңартылып тора.

“Сөт кухнясы” продукциясен таратуның яңа пункты шушы көннәрдә Салават шәһәрендә эшли башлады. Ул Ленин урамы, 35нче йорт адресы буенча урнашкан. Сөт, катык, эремчекне монда Стәрлетамактан китерәләр. Ассортимент атнасына ике тапкыр яңартылып тора.

Түләүсез нигездә “Сөт кухнясы” продукциясе белән аз килемле гаиләләрдәге өч яшькә кадәрге балалар тәэмин ителә. Бүгенгә Салаватта мондый балалар саны 250.

Шулай ук сөт кухнясы товарларын сатып алырга да мөмкин. Аларны эре сәүдә челтәрләренә китерү мәсьәләсе карала. Танылуны артыру һәм сатып алучыларны җәлеп итү өчен брендбук эшләнгән. Барлык продукция, балаларның һәм ата-аналарның игътибарын җәлеп итү өчен, заманча чагу капларда чыгарыла.

2019 ел азагына кадәр республикада сөт кухнялары челтәре барлыкка киләчәк. Якын арада шундый ук пунктларны Белорет, Нефтекама, Сибай һәм Октябрьский шәһәрләрендә ачу планлаштырыла. Бу эш “Демография” милли проектын һәм аның төбәк өлеше – “Башкортстанда сәламәт туклануны һәм начар гадәтләрдән баш тартуны да исәпкә алып, гражданнарны сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итү системасын булдыру” программасын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан
Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: