+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 сентябрь 2019, 11:49

Медведев “тәгәрмәчле поликлиникалар” булдыруны хуплады

Премьер-министр Дмитрий Медведев Русия төбәкләрендә күчмә поликлиникалар эшен уңай яктан билгеләде.

Премьер-министр Дмитрий Медведев Русия төбәкләрендә күчмә поликлиникалар эшен уңай яктан билгеләде. Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин белән очрашу барышында хөкүмәт рәисенә мобиль медицина комплекслары булдыру тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Бу “зур булмаган тәгәрмәчле поликлиникалар”, аларда җиде табиб кабинеты урнашкан.

Медведев төбәкләрдә шундый мобиль комплексларны файдалануларын күрүен билгеләде. Өлкән яшьтәгеләр һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче категориясе өчен бу бик уңайлы – ерак йөрергә кирәкми, үз авылыңда заманча җиһазларда тикшерү үтәргә була.

“Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Русиянең барлык төбәкләрендә дә халыкны тикшерү өчен комплекслар барлыкка киләчәк. Бу турыда шушы елның февралендә үк Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров белдергән иде.

Күчмә поликлиникалар йөк автомобильләре нигезендә теләсә нинди юл һәм һава торышында да эшлиячәк. Алар үзебезнең илдә җитештерелгән югары технологияле медицина җиһазлары белән җиһазландырылган булачак.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: https://ria.ru/
Читайте нас: