+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
3 сентябрь 2019, 11:29

Башкортстанда шешләрне тиз һәм кансыз ала башладылар

Республика онкология диспансерында хәзер шешләрне һәм ракның беренче стадиясе шешләрен тиз һәм кансыз ала алалар. Бу ERBE VIO 300 D заманча электрохирургик блогы аркасында мөмкин булды.

Республика онкология диспансерында хәзер шешләрне һәм ракның беренче стадиясе шешләрен тиз һәм кансыз ала алалар. Бу ERBE VIO 300 D заманча электрохирургик блогы аркасында мөмкин булды. 3 млн сум тирәсе торган бу аппаратны “Сәламәтлек саклау” милли проекты һәм аның төбәк өлеше – “Башкортстан Республикасында онкологик авыруларга каршы көрәш” программасын кысаларында сатып алганнар.

Белгечләр электрохирургик блокны куллана башлаган да инде. Республика онкология диспансерының баш табибы вазыйфасын башкаручы Адель Измайловның сүзләренә караганда, бу аппарат – республикада онкология авыруларын ачыклау һәм аларны дәвалау өчен эшләнгәннәрнең бик аз өлеше генә. Онкология авыруларына каршы көрәш төбәк программасы кысаларында якынча 9 млрд сум акча бүленә.

“2024 елга кадәр Республика онкология диспансеры һәм БР шәһәрләре һәм районнары онкология бүлекчәләре өчен компьютер резонанс томографлары, ПЭТ КТ сатып алыначак. Химиотерапия өчен яңа препаратлар, CHECKPOINT-ингибиторлар сатып алуга финанслау арта, - диде ул. – Хәзер безнең пациентлар, бар дөньядагы кебек, иң заманча терапевтик препаратлар ала”.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: bashinform.ru
Читайте нас: