РФ төбәкләреннән, Кытайдан, АКШтан, Германиядән, Израильдән балалар хирургиясе буенча белгечләр “Сәламәтлек саклау” милли проекты буенча Уфада оештырылган бишенче форумда катнашты. Катнашучыларның саны 400 кешедән артык булды, дип хәбәр итәләр Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмат хезмәтендә.
“Башкортстан башкаласында V Русия балалар хирурглары форумында һәм I Русия-Кытай балалар хирурглары конгрессында Русия төбәкләреннән, шулай ук Кытай, АКШ, Германия һәм Израильдән 400 делегат катнашты. Чара 3-5 сентябрьдә “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында үтте”, - диелә хәбәрдә.
Белгечләр төрле чирләрне дәвалау аспектлары буенча фикер алышты, металлостеосинтез буенча осталык дәресе үткәрде. Бу эштә шулай ук Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау буенча комитеты рәисе Дмитрий Морозов, балалар хирурглары Русия ассоциациясе президиумы рәисе Александр Разумовский, Н.И. Пирогов исемендәге РНИМУ балалар хирургиясе НИИ директоры Владимир Розинов та катнашты.