+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 сентябрь 2019, 12:00

Радий Хәбиров ел азагына кадәр табиблар җитмәве проблемасын ябарга кирәк, диде

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Сәламәтлек сәгатенең” күчмә утырышында республика арытабан да яңа поликлиникалар һәм дәваханәләр төзиячәген, яңа медицина җиһазлары сатып алачагын белдерде.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Сәламәтлек сәгатенең” күчмә утырышында республика арытабан да яңа поликлиникалар һәм дәваханәләр төзиячәген, яңа медицина җиһазлары сатып алачагын белдерде.

“Ел азагына кадәр безгә өлкәдә кадрлар дефициты проблемасын ябарга кирәк. Әле без республиканың 2020 һәм арытабангы елларына бюджеты өстендә эшлибез. Шуңа да шушы юсыкта медицина хезмәткәрләреннән тәкъдимнәрне карарга һәм дөрес башлангычларга булышлык итәргә әзербез. Тик табиблардан да җаваплы, тырыш хезмәт итүләрен көтәбез”, - диде Радий Хәбиров.

Бүген республикада 160 фельдшер-акушерлык пункты авария хәлендә дип табылган. Республика җитәкчесе шушы юнәлештә эшне көчәйтергә, авылда беренчел медицина ярдәме күрсәтү проблемасын ябарга кирәклеген билгеләде. Шул ук вакытта шушы ФАПларда кем эшлиячәген дә онытырга ярамый. Хәтерегезгә төшерәбез, Башкортстанда “Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка ашыруга 2019 елда 5 млрд сумнан артык акча каралган, шуларның 2,5 млрд сумы – федераль бюджет акчалары.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы һәм фото: bashinform.ru
Читайте нас: