+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 сентябрь 2019, 11:09

Башкортстанда прививка ясау кампаниясе старт алды

Сентябрьдә Башкортстанда Бөтенрусия гриппка каршы прививка ясау кампаниясе старт алды.

Сентябрьдә Башкортстанда Бөтенрусия гриппка каршы прививка ясау кампаниясе старт алды.

2019 елда халыкның 45 процентына прививка ясау планлаштырыла. Бу 1,83 млн кеше, шул исәптән 1,4 млн өлкәннәр һәм 418 мең бала. Акция Владимир Путинның майдагы указы белән булдырылган “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында тормышка ташырыла.

Бу турыда атна саен үткәрелүче оператив киңәшмәдә БР сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин хәбәр итте.

Вакцинация грипп һәм ОРВИны профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы булып тора. Максим Забелин вакцинация барышында балаларга, авырлы хатыннарга, хроник авырулары булган кешеләргә, 60 яшьтән өлкәннәргә һәм медицина хезмәткәрләренә аерым игътибар бүленәчәген ассызыклады.

Медикларның хәтта прививка ясалган кешеләргә дә профилактика чараларын үтәргә кирәклеген билгели.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмат хезмәте хәбәр итүенчә, прививка ясау кампаниясен 15 ноябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#владимирпутин


Яңалык чыганагы һәм фото: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: