+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 сентябрь 2019, 11:51

Онкодиспансерга лазерлы хирургик комплекс килде

Башкортстанда республика онкология диспансерына “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында лазерлы хирургик комплекс килде.

Башкортстанда республика онкология диспансерына “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында лазерлы хирургик комплекс килде.

“СО2 лазер” уникаль корылмасы биотукымага күптөрле тәэсир итәргә: яраларны хирургик эшкәртү һәм санациядән башлап резекциягә, электр белән дәвалауга, кирәкле участокны парлауга кадәр мөмкинлек бирә. Лазерлы хирургик комплекс табибларга онкологик чирләргә каршы нәтиҗәлерәк көрәшергә ярдәм итәчәк. Лазерны куллану аркасында кирәкле анестезия күләме азая, кан акмый, шешләр һәм катлаулылыклар булмый, операциядән соңгы авыртулар кими. Пациент хирургик операция ясагандагыга караганда тизрәк савыга.


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru/


Фото РОД сайтыннан.
Читайте нас: