Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, бүген, 12 сентябрьдә, “Торатау” Конгресс-холлында йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауда ведомствоара хезмәттәшлекнең көнүзәк мәсьәләләренә багышланган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция уза. Фикер алышуда штаттан тыш баш белгечләр-кардиологлар, Русиянең профилактика медицинасы буенча белгечләр, Башкортстанның дәүләт власте органнары, эре җитештерү предприятиеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнаша.
“Конференция программасына көнүзәк мәсьәләләрнең киң спектры кертелгән. Ул пленар утырыштан башлана, анда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем очракларын киметүнең өстенлекле мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. Соңыннан төрле тематикалы берьюлы берничә түгәрәк өстәл булачак”, - диде Республика кардиоүзәгенең мәгълүмат секретаре Елена Ледяйкина. – Фикер алышу темалары исәбендә – балаларның һәм үсмерләрнең сәламәтлеген саклау, сәламәт туклану, халыкның физик активлылыгы кимәлен күтәрү, йөрәк-кан тамырлары авыруларын икенчел профилактикалау һ.б.”
Моннан тыш, Бөтенрусия конференциясендә катнашучыларны Конгресс-холлда фармацевтик компанияләрнең һәм “Башкортстан продукты” бренды товарларының күргәзмәсе көтә.
Шунда ук табиб-терапевтларның һәм дәвалау физкультурасы белгечләренең бушлай консультациясе белән Сәламәтлек үзәкләре дә эшлиячәк. Конференция Русия президенты Владимир Путин башлангыч биргән “Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.