+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 сентябрь 2019, 10:44

Ватык, чатнаган савытны кулланырга ярамый

Халыкта ватылган, чатнаган савытны өйдә тотарга ярамый дигән хорафат бар, ләкин моның сәбәбен бик аз кеше генә белә.
Савыт-саба шалтырамый тормый диләр… Тормыш булгач төрле хәлләр була, савыт-саба чатнарга да, ватылырга да, кителергә дә мөмкин. Һәр өйдә ялгышмы ул, чынлапмы савыт-саба ватылып тора. Күп кеше ватык-чатнаган савыт кайгы китерә дип әйтә. Нинди кайгы китерә икән ул? Әйдәгез бу турыда Ислам китапларыннан карыйк әле.
Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисе бар: «Аллаһның илчесе (с.г.в.) ватылган савыттан эчүне һәм эчемлеккә өрүне тыйды» («Сахих ибн Хиббана», № 5315).
Ислам галимнәре мондый савыт куллануны катгый тыймаган, ләкин кирәксез гамәл дигән хөкем чыгарган. Алар Пәйгамбәребезнең әлеге тыюын, савытның чатнаган, кителгән урыннарына җыелган зарарлы организмнардан саклану өчен дип язып калдырганнар. Имам әт-Тәхави «Шархумаани-асар» китабында бу турыда искә ала.
Кешеләрнең иң яхшысы булган Пәйгамбәребезнең бу хакта кисәтүен белдек, инде хәзерге заман галимнәренең сүзләренә, санитар хезмәтләренә күз салыйк.
Без ашханәләрдә — чатнаган, кырыйлары кителгән савыт-саба куллану рөхсәт ителмәгәнлеген беләбез. Теләсә кайсы ватык, хәтта сизелер-сизелмәс кенә чатнаган-кителгән урыны булган савытта да микроблар, зарарлы бактерияләр җыела икән.
Чатнаган савытларда яшәүче бактерияләрнең берсе — протей таякчыгы. Ул черү бактерияләренә керә. Азык калдыклары булган урында озак вакыт саклана һәм үрчи (савытның ватылган-чатнаган урыннарында). Шуңа күрә бары тик яхшы, ватылмаган савыт-саба гына кулланыгыз, чирләмәгез.
Ә иң мөһиме, микроблар, бактерияләр хакында VII гасыр башында яшәгән Пәгамбәребез каян белде икән, дип яза "Нур.татар" сайты.
Фото:"Нур.татар" сайтыннан.
Читайте нас: