+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 сентябрь 2019, 17:36

"Лечо" - файдалы ризык


Тәме тәмле, әзерләве җиңел

"Лечо" - бик күпләр яратып ашаган салат.

Кышкылыкка әзерләнгән салатның рецепты болай: 6 килограмм помидор, 20 баш суган, 20 татлы борыч, 6 баш сарымсак, 3 кашык тоз, 1 стакан шикәр комы, 2 стакан көнбагыш мае алына.

3 килограмм помидорны, суган һәм борычны турап, тәмләткечләр кушып, 10 минут кайнатыгыз. Калган 3 килограмм помидорны турап өстәгез дә, тагын 10 минут кайнаткач, сарымсак кушып, аз гына утта тотып алыгыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән каплагыз. Ашларыгыз тәмле булсын!

"Кызыл тан".

Фото: pixabay.com
Читайте нас: