0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 сентябрь 2019, 11:32

Башкортстанда “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында тәүге ФАП булдырылды

Яңавыл районының Истәк авылында “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында сатып алынган беренче фельдшер-акушерлык пункты урнаштырылды.

Яңавыл районының Истәк авылында “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында сатып алынган беренче фельдшер-акушерлык пункты урнаштырылды. Элегрәк Истәк фельдшер-акушерлык пункты 1969 елда төзелгән 33,4 квадрат метрлы агач бинада урнашкан булган. Ул 2018 елда ук авария хәлендә дип табылган.

Истәк авылы ФАПы 620 кешене, шул исәптән 134 баланы хезмәтләндерә. Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлангыч биргән “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Беренчел медик-санитар ярдәмен күрсәтү системасын үстерү” проекты чаралары алыс авыллар халкын медицина ярдәме белән тәэмин итүгә юнәлтелгән.

Бу максатка 2019 елда проектта:

-29 фельдшер-акушерлык пункты сатып алу (шуларның алтаусы - медицина оешмасыннан бик алыс урнашкан халкы йөз кешедән артык булган авылларда; авария хәлендәге 23 ФАПны алмаштыру);

-Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы буенча өч ФАП төзү;

-27 күчмә медицина комплексы сатып алу (7 флюорограф һәм 20 күчмә ФАП) каралган.

Барлыгы шушы максатларга 376 млн сум, шул исәптән федераль бюджеттан – 266,2 млн сум юнәлтү планлаштырыла.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#владимирпутин


Яңалык чыганагы: https://www.pravitelstvorb.ru/ru/
Читайте нас: