+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 октябрь 2019, 17:37

Кабак суты әзерлибез

Моның өчен безгә кабак, лимон, алма, әфлисун һәм шикәр комы кирәк булачак.

Кабакны юып, кабыгыннан һәм эчлегеннән чистартып, шакмаклап турыйбыз. Тирән кәстрүлгә салып, өстенә 1 стакан су коеп, кайнарга куябыз. Уртача утта пешерәбез.

Лимон һәм әфлисунны кабыкларыннан чистартып, сутын чыгарабыз. Кабыкларын кыргычның вак өлешеннән үткәреп, янга гына алып куябыз. Лимон һәм әфлисунны кабак тәмен бераз киметер өчен кулланалар.

Алмаларны чистартып, “соковыжималка”дан чыгарабыз һәм янга алып куябыз. Чыккан сутның күбеге булырга мөмкин, аны берничә тапкыр сөзәргә кирәк.

Кабак йомшаргач, лимонлы әфлисун суын һәм кыргычтан чыгарылган кабыгын (цедра) өстибез. Кәстрүлнең капкачын ябып, 5 минут кайнатып алабыз. Кабагыбыз пешеп чыккач, блендерда әйләндерәбез. Ул безнең пюрега охшаган булырга тиеш.

Блендер белән әйләндергәннән соң, шикәр комы һәм алма суы салырга онытмыйбыз. Һәр кеше тәменчә сала. Кабак суын кайнатып чыгарабыз. Кайнаган арада болгатырга онытмыйбыз, көеп китмәсен.

Кайнап чыккан сутны, банкаларга салып, капкач белән ябып куябыз.

"Кызыл таң".
Читайте нас: