+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 октябрь 2019, 19:18

Балавыз вирусларны юкка чыгара

Балавыз гөмбәчек, бактерия һәм вирусларны юк итә, һәм, антибиотиклардан аермалы буларак, аларның берсе дә аңа яраклаша алмый. Грипп, туберкулез, дифтерия китереп чыгаручы вирусларны җиңәргә сәләтле. Файдалы үзлекләрен әллә ничә ел саклый.
- 90 миллилитр чистартылмаган үсемлек маен 3-4 минут кайнатып, 80 градуска кадәр суыталар да, 10 грамм балавыз (прополис) өстәп, ул эреп беткәнче 15-20 минут болгаталар. 2 кат марля аша сөзеп, суыталар. Суыткычта 1 ай саклана. Мондый май яраларны бик шәп төзәтә, кольпит, кандидозны дәвалый.
- Балавыз маен эчсәң, ашказаны-эчәк тракты җәрәхәтләре тиз төзәлә, яман шеш күзәнәкләре үсүдән туктый, холестерин микъдары кими, иммунитет ныгый.
Читайте нас: