Ике стакан суга бер уч суган кабыгы, биш аш кашыгы гөлҗимеш, ике аш кашыгы нарат ылысы салып кайнатыгыз. Суган кабыгын әйбәтләп юыгыз. 4-5 минут кайнаткач, суытасың да сөзеп алып көненә өч тапкыр яртышар стакан эчәсең.
Җиңелрәк ысулы: әлеге катнашманы кичтән термоска тутырып, өстенә кайнар су коясың да иртән син торуга әзер дә була.