+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 октябрь 2019, 15:46

Каның нинди, чирең шундыймы?

АКШ галимнәре, 35 ел дәвамында 1,1 миллион кешенең сәламәтлеге торышын даими күзәтеп барып, шактый үзенчәлекле нәтиҗәгә килгән.
Каны икенче группага караганнарның ашказаны яман шешенә тару очрагы күбрәк була, өченче, дүртенче группалылар исә ашказаны асты бизе авыруларына, шул исәптән яман шешкә, тизрәк бирешә икән. Ә беренче группа канлы пациентларда гастрит, ашказаны җәрәхәте һәм башка берничә төр авыру ешрак очрый, әмма яман шеш сирәк күзәтелә.
Токио медицина университеты галимнәре тикшеренүләреннән исә шул билгеле булган: беренче группа канлы кешеләр тән җәрәхәтен күбрәк алучан, алар арасында шушы җәрәхәтләрдән үлүчеләр дә күбрәк икән.
Кызыл таң.
Фото: Интернет челтәреннән
Читайте нас: