+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 октябрь 2019, 11:03

Уфада санавиация өчен тәүге вертолет мәйданчыгы барлыкка килде

11 октябрьдә Уфада перинаталь үзәк территориясендә медицина авиатранспорты өчен тәүге вертолет мәйданчыгы сафка кертелде.

11 октябрьдә Уфада перинаталь үзәк территориясендә медицина авиатранспорты өчен тәүге вертолет мәйданчыгы сафка кертелде.

Барлыгы сигез вертолет мәйданчыгы ачу ниятләнә, дип хәбәр итәләр төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмат хезмәтендә. Алар “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында төзелә. Башкалада моңа кадәр андый объектлар юк, вертолетлар Уфа аэропортына төшә иде.

“Санавиация тәү чиратта табибка пациентны коткару мөмкинлеген бирә. Бу алыс районнарга мөмкин кадәр тиз барып җитү шансы. Быел фикер алышулардан тәүге нәтиҗәгә барып җитә алуыбызга бик шатбыз”, - дип шатлыгы белән уртаклашты сәламәтлекне саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан

#регпроектыБашкортостан


Фото ачык чыганаклардан.
Читайте нас: