+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 октябрь 2019, 17:17

Иртәгезне матурлык салатыннан башлагыз!

Солының боткасы гына түгел, салаты да файдалы.
Солы боткасының файдалы булуын белмәгән кеше юктыр. Чынлап та, организм өчен бик кирәкле витаминнарга һәм микроэлементларга бай ризык ул. Аның составында калий, магний, фосфор, хром, тимер, марганец, йод, фтор, кремний һәм цинк та бар.
Солының эчәк юлларындагы чүп-чарны чистартып чыгара торган сәләте булуы да билгеле. Бу ярмадан ботка гына түгел, салат әзерләргә дә, печенье, тортлар пешерергә дә була.
Мәсәлән, французларча матурлык салаты да нәкъ менә солыдан әзерләнә. Кичтән өч аш кашыгы солы ярмасы өстенә өй температурасындагы бер стакан сөт коябыз. Иртән, ашар алдыннан, аңа бер чәй калагы бал, кыргыч аша үткәрелгән алма, яки йөзем һәм бер аш кашыгы чикләвек кушып болгатабыз.
Бу тәмле салатта көнозынына җитәрлек витамин тупланган.
Кызыл таңнан.
Читайте нас: