+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 октябрь 2019, 18:34

Өч эчемлек гомерне озайта

Медицина белгечләре гомер озынлыгына уңай йогынты ясаучы эчемлекләрне ачыклаган.
Беренче урында – сөт. Ул гомерне озайтып кына калмый, сәламәтлекне дә ныгыта. Көн саен бераз сөт эчкәндә йөрәк белән булган проблемалар 15-20 процентка кимергә мөмкин икән.
Әфлисун суты да бик файдалы, дип ышандыра белгечләр. Андагы микроэлементлар онкологиядән һәм шикәр чиреннән саклый.
Өченче урында – каһвә. Аны чама белән куллану йөрәк авыруларыннан, яман шештән, инсульттан, шикәр чиреннән сакланырга ярдәм итә.
Ләйсән Якупова.
Кызыл таң.
Читайте нас: