+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 октябрь 2019, 12:32

Химиотерапия өчен өстәмә 50 млрд сум акча бүләчәкләр

РФ Хөкүмәте бүлгән сумма 2019 һәм 2020 елларда онкологияле кешеләрне дәвалауга юнәлтеләчәк.

РФ Хөкүмәте бүлгән сумма 2019 һәм 2020 елларда онкологияле кешеләрне дәвалауга юнәлтеләчәк.

Шундый карар турында премьер-министр Дмитрий Медведевка вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр итте. Барлыгы милли проектны тормышка ашыру дәверендә шушы максатка 1290 млрд сум акча бүленгән.

Моннан тыш, вице-премьер быел ОМС фонды бюджетына 70 млрд сум акча күчерелүен, моның химиотерапия курслары санын арттырырга мөмкинлек бирүен дә билгеләде. Гражданнарны дарулар белән тәэмин итүгә 2020 елда 177 млрд сум акча бүлү планлаштырыла.

Хәтерегезгә төшерәбез, “Сәламәтлек саклау” милли проектында төп проектларның берсе булып “2018-2024 елларда онкология чирләренә каршы көрәш” проекты тора. Аның төп мәсьәләләре 2024 елга йөз мең кешегә яман шешләрдән үлү очракларын 185 очракка кадәр киметү, халыкны профилактик тикшерүләр дәрәҗәсен 40 проценттан 70 процентҡа кадәр арттыру.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектЗдравоохранение


Фото: on.rbsmi.ru
Читайте нас: