+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 октябрь 2019, 19:22

Итне атнасына ничә тапкыр ашарга кирәк?

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Эндокринология медицина тикшеренү үзәге терапевт-эндокринологы Фатыйма Дзагоева «RT» басмасы белән әңгәмәдә дөрес туклану буенча киңәшләр биргән.
Аныңча, итне атнага бер мәртәбә генә ашарга кирәк. Бу чикләү кош итенә кагылмый. Ә колбаса һәм сосискалардан бөтенләй баш тарту хәерле.
Моннан тыш, ул, йомырканы көн саен ашарга ярамый, дигән фикерне кире какты. Аның сүзләренчә, көн саен пешкән бер йомырка ашау зыян китермәячәк.
В төркеме витаминнары организмга керсен өчен ярмалардан һәм дөрес әзерләнгән икмәктән баш тартмаска кирәк. Ә менә тозлы һәм баллы ризыкны азрак ашагыз.
Акрын үзләштерелүче углеводлар, бөтен бөртекле, кузаклы культура ризыклары, зәйтүн мае һәм чикләвекләр матурлык һәм сәламәтлек өчен дөрес туклану стиле булып тора.
Фото: Пиксабай.ком
Кызыл тан.
Читайте нас: