+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 октябрь 2019, 16:06

Яратҡан эштән китеп булмый

“Эшкә теләк белән йөрим, төнге чакырулар булса да, зарланмыйм. Чөнки мин берничә ел яраткан эшемнән аерылып тордым, эшемне сагындым һәм аның миңа ни кадәр кадерле булуын аңладым”, - ди Верхний Алыштан ФАПы фельдшеры Светлана Шилкина.

“Эшкә теләк белән йөрим, төнге чакырулар булса да, зарланмыйм. Чөнки мин берничә ел яраткан эшемнән аерылып тордым, эшемне сагындым һәм аның миңа никадәр кадерле булуын аңладым”, - ди Верхний Алыштан ФАПы фельдшеры Светлана Шилкина.

Ул бу медицина пунктында 2019 елның апреленнән генә эшли. Светлана шушы авылдан, мәктәпне тәмамлаганнан соң 1988 елда Салават медицина училищесына укырга керә. Туган якларына кайтып, Булякай медпунктында фельдшер булып эшли, гаиләсе белән шунда эшли. 2001 елда авыл медучреждениесен япканнан соң, Булякай сөтчелек фермасында савучы булып эшли. Аннары аны шушы ферма мөдире итеп тәгаенлиләр. 2011 елда аларның гаиләсе Верхний Алыштанга күченә, ул монда учетчица булып эшли, аннары ике ел Верхний Алыштан авыл мәдәният йорты мөдире була. Фельдшер вазыйфасы урыны бушагач, Светланага үз белгечлеге буенча эшкә чыгуын сорыйлар.

Белгечлеге буенча озак эшләмәгәч, Уфа Башкорт медицина университеты каршындагы махсус курсларга җибәрәләр. Ул аны яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Хәзер инде авылдашлары сәламәтлеге сагында.

Яшерен-батырыны юк, аңа ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итәләр. Кемгәдер укол ясарга, кемгәдер консультация бирергә яки беренче медицина ярдәме күрсәтергә кирәк – беркемнең дә үтенечен кире какмый. Чөнки ул дипломлы белгеч һәм һәрвакыт шулай булып кала, өстәвенә эш тәҗрибәсе зур.

Халыкка көндәлек ярдәмнән тыш, фельдшерның башка мәшәкатьләре дә бихисап. Олы яшьтәге кешеләрнең әлегә 50 проценты график буенча диспансеризация үткән. Шул ук вакытта һөнәри тикшерүләр вакытында җирле медиу берникадәр процедцураларны үткәрә һәм нәтиҗәләрен район дәваханәсенә тапгыра. Мәсәлән, быел өлкән яшьтәге 50 кеше һәм биш кенә бала гриппка каргы прививка эшләткән. Прививка ясатуның икенче дулкыны декабрьдә булачак. Медиклар бу юлы халык күбрәк килер дип өметләнә.

Светлана Александровна хезмәтләндергән территориядә йөкле хатыннар юк, бер яшькә кадәрге балалар – икәү, алтысы – балалар бакчасына йөрер яшьтә һәм 24 укучы.

ФАП тиздән әлеге бәләкәй генә подвал сыман бинадан Верхний Алыштан мәктәбенең якты, иркен, җылы бинасына күчереләчәге шатлыклы. Монда әлегә ремонт бара. Фельдшер үзе дә ярдәм итә. Эшкә гаиләне дә җәлеп итәргә туры килә. Без килгән көнне Светлана Шилкина ялга кайткан улы белән шәхси автомашинада район үзәгенә дарулар артыннан барырга җыена иде. башкача транспорт кайдан табасың?! Светлана төнге чакыруларга да, дарулар артыннан яки эш буенча башка берәр проблема белән бер зарланмый йөртүче ире Владимир Васильевичка рәхмәтле.

Ә бу шулай булырга тиешме, мин никтер икеләнәм.


Хәлил Рәхимов фотосы.


Тәҗрибәле медик киңәшләре:

Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк. Димәк бу: тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр эчмәскә, хатын-кызларга бөтенләй дә аннан ерак булырга. Сәламәт азык ашарга, кибеттән нәрсә алсаң да карап алырга.

Өйдә, үз продуктларыңнан пешергән ризыкка өстенлек бирергә. Балаларны фастфудлардан, кибет кондитер изделиеләреннән ераграк тотырга.

Баллы- татлы ризыкларные чикләргә.

Бик тозлы ашамаска.

Иң мөһиме - хәрәкәт. Ашаганнан соң диванга аумаска, утырмаска, ә хәрәкәттә булырга.

Шуларны гадәт итеп алсаң, бер дә авыр түгел. Ә файдасы бик күп.
Читайте нас: