+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 октябрь 2019, 18:18

Фирганәдәгечә пылау

Үзбәкләрнең милли ризыклары телне йотарлык! Һәркемгә билгеле пылауның гына да берничә рецепты бар. Ташкентта аны бер төрле пешерәләр, Бохарада икенче төрле, Фирганәдә үзенә күрә бер ысул. Әйдәгез, соңгысын бергәләп өйрәник.
Фирганәдәгечә пылау пешерер өчен безгә 1 килограмм сарык ите, 1 килограмм “Девзира” дөгесе, 1 килограмм кишер, 200 грамм сарык мае, 3-4 баш суган, 2-3 баш сарымсак, 150 миллилитр үсемлек мае, 1,2 литр су кирәк булачак. Мондый тәмләткечләр таләп ителә: 1,5 чәй калагы кумин (зира), киптерелгән 15-20 барбарис җиләге, 10 исле борыч, чирек чәй калагы - кызыл, бер чәй калагы кара борыч, 6-8 сигез дәфнә яфрагы, тәменчә тоз.
Башта барлык ингридиентларны әзерлибез. Итне агып торган суда чиста итеп юабыз, киптерәбез. Артык майлы урыннарын кисеп ташлыйбыз һәм диаметры якынча 5 сантиметр зурлыгындагы кисәкләргә турыйбыз. Кишер һәм суганны чистартабыз, юабыз, киптерәбез. Бер суганны турамыйча калдырып, калганнарын - түгәрәк яки ярымтүгәрәк, кишерне саламсыман итеп турыйбыз. Дөгене вак тишекле дуршлагка салып, җиде тапкыр юабыз һәм тирән савыттагы салкын суда җебетергә куябыз. Сарымсакны әрчемәгез, иң өске кабыкларын гына бераз алсагыз була. Сарык маен юып, киптереп, 5-7 сантиметрлы кисәкләргә турап куябыз. Барлык тәмләткечләрне әзерлибез.
Хәзер плитәне уртача утка кабызып, казанга 150 миллилитр үсмелек мае салабыз. Ул кызгач, бер бөтен суганны әйләндерә-әйләндерә кыздырып алабыз. Коңгырт төскә кергән суганны алабыз һәм сарык маен салабыз, аны да алтынсыман булганчы кыздырабыз һәм алып куябыз. Хәзер казанга туралган суганны салырга кирәк. Ул матур төс алгач, итне салып, ун минутлап кыздырабыз. Ит белән суган янына кишерне урнаштырып, сак кына бутыйбыз. Кишер йомшаргач, су салабыз. Бу катнашма үзбәкләрдә “зирвак” дип атала. Зирвак кайнап чыккач, утны уртачадан бераз югарыга куябыз һәм казанга сарымсак белән тәмләткечләрнең яртысын “озатабыз”. Казанны томалап, утны уртачага калдырып, 15 минут пешерәбез. Бу вакыт үткәч, калган тәмләткечләр һәм тоз салып, утны кысабыз. Хәзер дөгенең артык суын түгеп, ярманы салабыз. Зирвак белән дөгене бутарга ярамый! Беренче утыз минутта казанны япмагыз. Ярма суны сеңдереп бетергәч, аны сак кына өеп, пычак белән казан төбенә кадәр берничә тишек эшләгез. Хәзер казанны томалап, бик акрын утта 20 минут пешерегез. 20 минуттан соң казанны уттан алып, тагын унбиш минут тастымалга төреп тотыгыз. Хәзер инде пылауны бик сак кына бутап, табынга бирсәгез дә була.
Фото: pixabay
Кызыл таң.
Читайте нас: