+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 октябрь 2019, 11:44

Кайсы кан төркеме иң куркынычы?

Кайсы кан төркеме иң куркынычы? Аларда яман шеш авырулары ешрак була икән.
Гарвард университеты галимнәре әйтүенчә, иң куркыныч кан төркеме - тискәре резуслы AB (IV төркем) Rh.
Бу кан төркеме булган кешеләрнең яман шеш белән авыру ихтималы арта.
Кешеләрнең сигез процентында шушы кан төркеме. Аларның балалары булу ихтималы да азрак, булган очракта да гадәттә бер җенес кенә була, дип хәбәр итә Медикфорум.
Вермонт университеты бу кан төркеменә кергән кешеләрнең инсульт белән авыруы, ми авыруларыннан интегүен язган. Аларның хәтер белән дә проблема була икән.
Бу кан төркеменә кергән кешеләргә тормыш тәмам дигән сүз түгел, билгеле, бары тик аларга сәламәтлекләренә күбрәк игътибар бирергә һәм онкологларда тикшеренеп торырга кирәк.
Кызыл таң.
Читайте нас: