+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
31 октябрь 2019, 06:03

Башкортстанда уникаль операция ясаганнар

Уфа хирурглары пациентның теленнән яман шешне алып, телне тергезгән. “Бу тел рагы, муенга киткән метастазаларны алу, телне микрохирургик реконструкцияләү буенча ясалган тәүге операция, - диде Республика клиник онкология диспансеры бүлекчәсе мөдире Шамил Мусин. – Телнең алынган өлешен җилкәдән алынган тире кисәге ярдәмендә реконструкцияләдек. Ел саен шундый авырулы 60-70 кешене дәвалыйбыз. Безнең мәсьәлә – мондый операцияләрне даими ясау”. Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның майдагы указлары белән расланган “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында алынган операция микроскобы медикларга ювелир эш башкарырга мөмкинлек биргән. Аларның сүзләренә караганда, югары технологияле җиһаз башка катлаулы операцияләр вакытында да файдаланыла. “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Республика онкология диспансеры югары технологиялы операцияләр ясарга мөмкинлек бирүче заманча җиһаз белән җиһазландырыла. Элек мондый операцияләрне ясатыр өчен чит илгә барырга кирәк иде, хәзер катлаулы операцияләрне республикада да ясатып була”, - диде Республика онкология диспансеры баш табибы вазыйфасын башкаручы Адель Измайлов. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин Источник новости: https://gtrk.tv/

Уфа хирурглары пациентның теленнән яман шешне алып, телне тергезгән.
“Бу тел рагы, муенга киткән метастазаларны алу, телне микрохирургик реконструкцияләү буенча ясалган тәүге операция, - диде Республика клиник онкология диспансеры бүлекчәсе мөдире Шамил Мусин. – Телнең алынган өлешен җилкәдән алынган тире кисәге ярдәмендә реконструкцияләдек. Ел саен шундый авырулы 60-70 кешене дәвалыйбыз. Безнең мәсьәлә – мондый операцияләрне даими ясау”.
Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның майдагы указлары белән расланган “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында алынган операция микроскобы медикларга ювелир эш башкарырга мөмкинлек биргән. Аларның сүзләренә караганда, югары технологияле җиһаз башка катлаулы операцияләр вакытында да файдаланыла.
“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Республика онкология диспансеры югары технологиялы операцияләр ясарга мөмкинлек бирүче заманча җиһаз белән җиһазландырыла. Элек мондый операцияләрне ясатыр өчен чит илгә барырга кирәк иде, хәзер катлаулы операцияләрне республикада да ясатып була”, - диде Республика онкология диспансеры баш табибы вазыйфасын башкаручы Адель Измайлов.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Источник новости: https://gtrk.tv/
Читайте нас: