-9 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
5 ноябрь 2019, 11:24

Тортны ничек дөрес сайларга?

"Роспотребнадзор" белгечләре кондитер эшләнмәләрен дөрес сайлау буенча берничә киңәш биргән. Тәкъдимнәр ведомство сайтында урнаштырылган.
Экспертлар белдерүенчә, пирожныйларны һәм тортларны вентиляцияләнгән складлары һәм суыткычлы "прилавка"лары булган стационар сәүдә предприятиеләреннән генә сатып алырга кирәк. Татлы десертларны сайлаганда үз төбәгегездә җитештерелгәненә өстенлек бирү хәерле. Чөнки башка төбәкләрдән китерелгән татлы ризыкларда юлда озак саклану өчен кушылган консервантлар күп булачак.
Тортның этикеткасы да күп нәрсә турында "сөйли". Әйтик, торт составында меланж, үсемлек майлары, куерткычлар һәм эмульгаторлар күрсәтелсә, димәк, монда табигый компонентлар саклау вакытын озайту өчен ясалма компонентларга алмаштырылган дигән сүз.
Шулай ук, "Роспотребнадзор" ризыкның җитештерү датасына һәм яраклылык вакытына, саклау шартларына һәм кибеттә бу шартларның үтәлү-үтәлмәвенә игътибар итәргә кирәклеге турында да кисәтә.
Ә иң яхшысы - тортлар, кекслар һәм башка камыр ризыкларын үзең әзерләү. Өйдә пешкән ризыкның сәламәтлек өчен куркынычы юк. Ул тәмле дә була, якыннарың да канәгать, акчаң да кесәңдә кала.
Фото: komiinform.ru
Кызыл таң.
Читайте нас: