+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 ноябрь 2019, 13:22

Үзегезне грипптан саклагыз!

Октябрьдә һәм ноябрь башында Федоровка районында грипп һәм ОРВИ белән авыручылар теркәлмәде. Районыбызда бу авыруларны профилактикалау буенча чаралар комплексы үткәрелә.

Октябрьдә һәм ноябрь башында Федоровка районында грипп һәм ОРВИ белән авыручылар теркәлмәде. Районыбызда бу авыруларны профилактикалау буенча чаралар комплексы үткәрелә.
Алар арасында төп һәм иң ышанычлы чара булып гриппка каршы иммунизация тора. Русия кулланучылар күзәтчелегенең Башкортстан Республикасы буенча Идарәсенең Күмертау территориаль бүлегенең 2019 елның бишенче ноябренә мәгълүматлары буенча, районыбызда барлыгы 4368 кешегә вакцина ясалган, бу халыкның 26 процентын тәшкил итә.Гриппка каршы вакцинациянең төп максаты – халыкны күләмле һәм контрольгә алып булмаган инфекция таралуыннан, эпидемиядән саклау. Вакцинация ясап, табибларның гриппның эземтәләреннән һәлак булу хәвефе янаган кешеләрнең гомерен саклаганын аңларга кирәк. Катлаулы эземтәләр барлыкка килү буенча хәвеф төркеменә биш яшькә кадәрге балалар, 60 яшьтән өлкән кешеләр, авырлы хатыннар, йөрәк, үпкә хроник авырулары, метаболик синдром белән чирлеләр керә.Әлеге вакытта Федоровка районы территориясендә вакцинация тәмамланып килә, тик хәвеф төркеменә керүче кешеләр әле дә вакцина ала ала. Моның өчен Федоровка үзәк дәваханәсе поликлиникасының прививкалар ясау кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.Хәтерегездә тотыгыз, грипп катлаулы эземтәләре белән бик хәвефле, ә вакцинация – алардан саклануның иң ышанычлы ысулы! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Читайте нас: