-9 °С
Ачык
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 ноябрь 2019, 11:29

Тәмле печенье

Бик уңайлы чәй ризыгы рецепты тәкъдим итәм. Телеңне йотасың инде,ашап карасаң!
Рецепты: 100г ак май+100г йомшак эремчек(творог)+2(3) аш кашыгы шикәр комы+100г он салып йомшак камыр ясап,суыткычка 30-60 минутка озатасы; Алманы кабыгыннан арындырып юка телемнәргә бүлгәлисе дә бераз шикәр сибеп, лимонның согын тамызасы, болгатасы,әлбәттә. Камырны 5 мм калынлыкта җәеп 5-7 см диаметрлы түгәрәкләр кисәсе,яртысына алма телеме куеп,икенче өлеше белән каплап 180гр кызган мичкә тыгып 20-30 минут пешерәсе.
Ашыгыз тәмле булсын, дуслар!
Читайте нас в