+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 ноябрь 2019, 11:30

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты чикләрендә медицина хезмәтләренең экспорт күләме 2024 елга 1 млрд долларга җитәргә тиеш

Русиягә дәваланырга килүче чит ил гражданнарының 60%-ын Үзәк Азия илләре, тагын 37%-ын Европа халкы тәшкил итә. Бу турыда РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай «Медицина хезмәтләре экспортын үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Русиягә дәваланырга килүче чит ил гражданнарының 60%-ын Үзәк Азия илләре, тагын 37%-ын Европа халкы тәшкил итә. Бу турыда РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай «Медицина хезмәтләре экспортын үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта Үзәк Азияның якынча 60%, Европаның 37% кешесе безнең илдә медицина хезмәтләреннән куллана. Европа илләреннән Белоруссия, Сербия һәм Германия лидерлар булып тора», - дип сөйләде Салагай.
Ул билгеләп үтүенчә, Русия медицина хезмәтләре белән Русия Федерациясенә якын торган илләр дә кызыксына. Салагай ачыклавынча, чит ил пациентларын кабул итү Русия гражданнарына медицина хезмәтләрен күрсәтүгә берничек тә йогынты ясамаячак. «Ул гына да түгел, экспорт үсеше еш кына уңай чагылыш таба, чөнки яңа технологияләр барлыкка килә, табиблар өстәмә белем ала һәм шул рәвешле чит ил пациентлары өчен Русия гражданнарына медицина ярдәме күрсәтү планында уңай стимуллар бирә торган мөмкинлекләр дә бирә. Чит ил кешеләренә медицина ярдәме күрсәтү өчен кулланыла торган бөтен нәрсә Русия гражданнарына ярдәм күрсәтү өчен файдаланыла», - дип аңлатты ул.
Элегрәк Салагай хәбәр итүенчә, якынча 530 мең чит ил пациенты Россия территориясендә 2019 елның беренче яртыеллыгында медицина хезмәтләреннән файдаланган. «Сәламәтлек саклау гомумдәүләт проекты чикләрендә медицина хезмәтләрен экспортлау күләме 2024 елга 1 млрд долларга җитәргә тиеш. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына төрле юнәлешләр буенча барлыгы сигез федераль проект керә. Аның төп бурычлары: беренче медицина ярдәменнән файдалануны яхшырту, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларыннан үлемнәрне киметү, сакчыл технологияләр кертү, масштаблы профилактика эшләрен алып бару һәм скрининглар ясау, кадрлар кытлыгын бетерү, балалар хастаханәләре инфраструктурасын үстерү.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#регпроектыБашкортостан
Мәгълүмат чыганагы: https://futurerussia.gov.ru
Читайте нас: