+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 ноябрь 2019, 16:00

Тамак авыртуыннан ничек котылырга?

Табиб дарусыз гына дәвалану ысулын киңәш итә.

Югары категорияле гомум практика табибы Лариса Алексеева гадәти ризыклар ярдәмендә тамак авыртуыннан ничек котылырга мөмкинлеген сөйләде.
Белгеч сүзләренчә, татлы тамыр (корень солодки) тамак авыртуына каршы нәтиҗәле көрәшергә сәләтле. Әлеге үсемлекнең ялкынсынуга каршы көче тамак бизләре авыртканда да ярдәм итә.
Табиб әйтүенчә, аз күләмдә ашаган очракта, туңдырманың да ангинага каршы көрәштә ярдәме тиячәк.
— Туңдырма авыз куышлыгын бактерияләрдән арындыра һәм ангина вакытында барлыкка килгән киеренкелекне бетерә, — ди ул.
Табиб тамак авыртуыннан җәфаланучы кешеләргә банан ашарга киңәш итә. Составында С витамины күп булу сәбәпле, банан савыгуны тизләтә.
Тамак ялкынсынган очракта кишер дә файдалы. Составында А витамины булудан тыш, әлеге яшелчә авыз куышлыгындагы лайлалы тышчаның төзәлүенә дә ярдәм итәчәк.
Фото: Novosti-n.org.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: