+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 ноябрь 2019, 10:45

Башкортстанда авыл халкына телемедицина ярдәме күрсәтелә

Республиканың Учалы дәваханәсендә пациентлар терапевт консультациясен онлайн режимда алды. Медицина тармагы Русия Федерациясенең Президенты Владимир Путин инициативасы белән барлыкка килгән «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында цифрлаштырыла. Табиблар ярдәме Башкортстан халкы өчен уңайлырак була бара. Телемедицина технологияләре узган елдан бирле Учалы үзәк шәһәр хастаханәсендә кулланыла башлады, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы хөкүмәте матбугат хезмәте.

Баш табиб Рөстәм Латыйпов яңалыкларга шат, чөнки алар республиканың иң ерак почмакларында яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә. Заманча мәгълүмат технологияләре ярдәмендә халык кардиолог, эндокринолог, ревматолог, невролог һәм башка тар белгечләрдән оператив консультацияләр алырга мөмкин.
Онлайн-консультация үткәрү өчен ФАП фельдшерлары алдан ук телемедицина консультациясе хезмәткәре белән элемтәгә чыга, аны уздыру көне һәм вакыты турында килешә.
Башкортстан авылларында яшәүчеләр телемедицина өстенлекләреннән тулысынча файдалансын өчен, Учалы үзәк хастаханәсе үз акчаларыны ФАПлар өчен ноутбуклар сатып ала. Медицина хезмәткәрләре өчен атна саен шәһәр хастаханәсе конференц-залында яңа цифрлы технологияләргә өйрәтү оештырыла.
2019 ел башыннан Учалы табиблары 475 телеконсультация уздырган һәм бу күрсәткеч буенча алар республикада лидер булып тора. Уфа табибларыннан шәһәр халкы 300 дән артык консультация алды, авыл халкы табибларга 165 тапкыр мөрәҗәгать итте.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#регпроектыБашкортостан
Фото чыганагы: https://ufa.aif.ru
Читайте нас: