+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 ноябрь 2019, 10:35

Белорет хастаханәсендә яңа компьютер томографы урнаштырдылар

Белорецк үзәк район клиник хастаханәсе Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырылган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында заманча диагностика комплексы алды. Яңа җиһазларда тикшеренүләр үткәрә башладылар да инде. Хәзерге томографның җитди өстенлекләре бар.

Белорет үзәк район клиник хастаханәсе Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырылган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында заманча диагностика комплексы алды. Яңа җиһазларда тикшеренүләр үткәрә башладылар да инде. Хәзерге томографның җитди өстенлекләре бар.
Хастаханәнең баш табибы Евгений Кустов сөйләвенчә, аппарат магистраль генә түгел, периферик тамырларга да контраст рентген тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек бирә. Ә куелган программа баш миендә тромб булуын күрергә ярдәм итә. Элек кулланган җиһазлар мондый тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек тудырмаган булган.
Компьютер томографиясе бүген төрле авыруларны диагностикалау өчен киң кулланыла. Бу методның югары мәгълүматлылыгы һәм фотоларның яхшы сыйфаты табибларга хирургия яки терапевтик патология булуын билгеләргә, авыруның алдагы көндә ничек үзгәрергә мөмкинлеген аңларга һәм дәвалануның иң нәтиҗәле тактикасын сайларга булыша.
Исегезгә төшерәбез, «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» проекты Уфаның ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе базасында Төбәк-ара кан тамырлары үзәгендә һәм ике беренчел кан тамырлары бүлегендә – Уфаның 18нче санлы шәһәр клиника һәм Белорецк район үзәк клиника хастәханәләрендә – медицина җиһазларын яңартану күзаллый. Биредә инде кыйммәтле ангиографлар, МРТ, КТ-томографлар, иртә медицина реабилитациясе өчен җиһазлар урнаштырылган.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#регпроектыБашкортостан
Фото чыганагы: https://pravitelstvorb.ru
Читайте нас: