+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 ноябрь 2019, 11:05

Республикада өлкән буын кешеләрен тикшерүгә бушлай йөртә башладылар

Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен төрле тикшерүләргә хастаханәләргә махсус булдырылган мобиль бригадалар бушлай йөртә башлады, дип хәбәр иттеләр республика Хезмәт министрлыгында.

Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен төрле тикшерүләргә хастаханәләргә махсус булдырылган мобиль бригадалар бушлай йөртә башлады, дип хәбәр иттеләр республика Хезмәт министрлыгында.
"Демография" гомумдәүләт проекты ярдәмендә өлкән буын кешеләренә медицина хезмәте күрсәтү сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күчә, – дип сөйләде Министрлыкның матбугат сәркатибе Роза Кузьменко. – Бүгенге көндә картлар һәм психоневрология интернат йортлары, шулай ук медицина хезмәткәрләреннән торган мобиль бригадалар, аларга беркетелгән автомобильләр, 160тан артык өлкән яшьтәге авыл кешеләрен тикшерүгә алып бардылар да инде».
Барлыгы 2024 ел ахырына кадәр мондый мобиль бригадалар белән республикада өлкән яшьтәге авыл халкының 45 процентына ярдәм итәргә ниятлиләр.
Исегезгә төшерик, "Демография" гомумдәүләт проекты чикләрендә "Өлкән буын" төбәк проекты кысаларында федераль бюджеттан автотранспорт сатып алуга 34,2 миллион сум бүлеп бирелгән. Бу акчага салонында инвалид коляскаларындагы кешеләрне уңайлы йөртү өчен электр күтәргечләр белән җиһазландырылган 18 микроавтобус сатып алынган. Автомобильнең сыйдырышлылыгы – сигез кеше.
"Соңрак янга калган акчага өлкәннәрне үзәк хастаханәләргә һәм поликлиникаларга тикшерү өчен алып бару өчен тагын дүрт җиңел машина сатып алынды. Махсус автотранспорт Хезмәт министрлыгы карамагындагы 17 стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмасына беркетелде», – дип билгеләп үтте Роза Кузьменко.
Республика хөкүмәтенең "Авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк шёхеслёрне медицина оешмаларына китерү тәртибе турында" карарына Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров агымдагы елның 22 октябрендә кул куйды. Проект Русия президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән «Өлкән буын» һәм «Демография» программалары кысаларында гамәлгә ашырыла.
Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru
Олег Яровиков фотосы.
Читайте нас: