Республика Саулык саклау министрлыгы халык арасында сәламәт тормыш рәвешен булдыру буенча системалы эш алып бара, ул шул исәптән тәмәке тартуны кыскартуга да юнәлтелгән. Медиклар төрле профилактика чараларында, ведомствоара акцияләрдә катнаша, мәгълүмат материаллары тарата, анкеталау үткәрә, видеофильмнар һәм роликлар күрсәтә. Аларның төп максаты – профилактика алымнарына өйрәтү, саулык саклау технологияләрен популярлаштыру, халык, тәү чиратта үсмерләр һәм яшьләр арасында сәламәтлек мәдәниятын, начар гадәтләргә негатив караш булдыру.