

Олы яшьтәге шушы ир узаманы көненә ике тапкыр район үзәге урамнары буйлап прогулка ясый. “Миңа өйдә утыруы авыр, саф һавага чыгу белән җиңел булып китә, - ди Иван Алексеевич Савкин. – Башкаларга да күбрәк хәрәкәтләнергә киңәш итәм. Мин үзем баш авыртуына, буыннар сызлавына аптырап, йөри башладым, хәзер хәлем яхшырган кебек”.
12 гыйнварда аңа 90 яшь тулды. Юбилярны урындагы власть вәкилләре котлады, президентыбыз В. Путиннан тәбрикләү сүзләре язылган открытка тапшырды. Иван Алексеевич – Савкиннар нәселенең иң өлкән кешесе, аның тормышы җиңел булган дип әйтеп булмый. Ул – тыл хезмәткәре, сугыш вакытында колхозда сабанчы, тыныч вакытта МТСта тракторчы, аннары юл ремонтлау-төзү идарәсендә, кирпеч заводында мастер булып хезмәт сала. Утыз ел элек каты чирли – инсульт кичерә, елга якын дәваханәдә ята. Яхшы дәвалану, якыннары һәм туганнары ярдәме белән ул аякка баса.
Иван Алексеевич 2000 елда тол кала, хатыны 13 ел урында ята. Тормыш иптәшен кызы Наталья белән бергә карыйлар.
- Мин әле дә табибларга еш мөрәҗәгать итәм, - ди әңгәмәдәшем, - я башым авырта, я кан басымым күтәрелеп китә, медикларга рәхмәт инде, беркайчан да ярдәмсез калдырмыйлар. Телевизор карыйм, хоккей яратам, гәзит укыйм, район гәзитен даими алдырам.
Тагы да һәр якшәмбе саен чиркәүгә йөрим, өйдә кичке һәм иртәнге намазларны укыйм. Мин балаларым Наталья белән Михаилга рәхмәтлемен, кызым аркасында рәхәттә яшим.
Менә шундый озын гомерле позитив бабай көн саен Федоровка урамнары буйлап бер йөреп кайта. Иван Алексеевич ике таягына таянып озын гомер юлыннан атлый, кайвакыт үзен таныш кошчыклары озата бара (ул аларны кулдан ашатып өйрәткән). Ул аларга карап, сабыйлар сыман шатлана, ә карт кешегә бәхет өчен күп кирәкми.