+9 °С
Болытлы
Владимир Путин G20 саммитында видеоконференция режимындагы чыгышы барышында коронавирусның әле озак вакыт хәвеф белән янаячагын белдерде. Бу турыда шимбә, 30 октябрьдә, ТАСС хәбәр итте.
Русия президенты сүзләренә караганда, вирус мутацияләвен дәвам итә, шуңа да вакциналарны системалы һәм оператив рәвештә яңарту механизмнарын эшләргә кирәк.
30 октябрьдә Римда G20 дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыклары саммиты башланды. Русия президенты Владимир Путин коронавирус белән бәйле эпидемиологик хәл аркасында саммитта видеобәйләнеш буенча катнаша.
Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/