+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 ноябрь 2021, 09:03

Республиканың 120дән артык медицина оешмасы яңа ноутбуклар алачак

Быел «Саулык саклау» милли проектының «Саулык саклау тармагында бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә саулык саклауда бердәм санлы контур булдыру» төбәк программасын тормышка ашыру максатында республиканың 122 медицина оешмасы 80 млн сум торышлык 1367 ноутбук алачак.

          Ноутбуклар республиканың үзәк район дәваханәләренең интернет челтәренә тоташкан фельдшер-акушерлык пунктларында эш урыннарын һәм йөреп эшләүче табиблар бригадаларын тәэмин итү өчен тәгаенләнгән.

          Автоматлаштырылган эш урыннары «Башкортстан Республикасының республика медицина мәгълүмат-аналитик система» дәүләт мәгълүмат системасына тоташа, бу пациентларның электрон медицина карталарын, табибка дистанцион язылуны алып барырга, телемедицина консультацияләрен үткәрергә, тикшерү нәтиҗәләрен электрон төрдә булдырырга, тапшырырга һәм алырга мөмкинлек бирә.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://health.bashkortostan.ru/

Автор:Алия Вахитова
Читайте нас: