+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 ноябрь 2021, 10:10

Путин ял көннәреннән соң COVID-19 белән хәл турында доклад ясарга кушты

Русия президенты Владимир Путин Хәвефсезлек советының даими әгъзалары белән оператив киңәшмәдә ял көннәренең COVID-19 авыруының таралуы белән бәйле хәлгә нинди йогынты ясавы турында доклад ясарга, шулай ук яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә арытабангы адымнар буенча фикер алышырга кушты.

Михаил Метцель  РИА Новости Владимир Путин
Владимир ПутинФото:Михаил Метцель / РИА Новости

Русия президенты Владимир Путин Хәвефсезлек советының даими әгъзалары белән оператив киңәшмәдә ял көннәренең COVID-19 авыруының таралуы белән бәйле хәлгә нинди йогынты ясавы турында доклад ясарга, шулай ук яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә арытабангы адымнар буенча фикер алышырга кушты.

          Киңәшмәдә вице-премьер Татьяна Голикова, Саулык саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко, Русия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе Анна Попова һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.

          Элегрәк Попова ял көннәренең коронавирус очракларының кимүенә китерүе турында белдергән иде. Аның сүзләренә караганда, узган атнада үсеш тик 2,1 процент тәшкил иткән.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: