Федоровка районының Югары Явыш авылында «Саулык саклау» милли проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында яңа, заманча фельдшер-акушерлык пунктын төзи башлаганнар.
-Аны салкыннарда да кыска вакыт эчендә төзеп була. ФАП барлык стандартларга һәм санитар нормаларга җавап бирәчәк. Анда җылыту, су белән тәэмин итү, канализация булачак, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен пандуслар урнаштырылачак, - дип сөйли Югары Явыш авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Владик Дашкин.
Яңалык чыганагы: https://health.bashkortostan.ru/
Фото Федоровка районы хакимияте башлыгының социаль челтәрләрдәге сәхифәсеннән.