+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 декабрь 2021, 09:31

Путин Русиядә коронавируска коллектив иммунитет дәрәҗәсе турында фикерен белдерде

Русиядә коллектив иммунитет дәрәҗәсе 90 процентка җитәргә тиеш. Бу турыда ил президенты Владимир Путин әйтте.

Русиядә коллектив иммунитет дәрәҗәсе 90 процентка җитәргә тиеш. Бу турыда ил президенты Владимир Путин әйтте, дип хәбәр итә ТАСС.

          Путин Русия кулланучылар күзәтчелеге башлыгы Анна Поповадан әлеге вакытта иммунитет дәрәҗәсе турында сорады. Баш санитар табиб әлегә аның 60 процент тәшкил итүен әйтте.

          Шулай ук Попова Русиянең Көньяк Африка Республикасында коронавирусның омикрон-штаммын өйрәнгән бердән-бер ил булуын да билгеләде. Бу республика буенча фикер йөрткәндә, вирусның яңа варианты булганда авыру күпкә җиңелрәк уза. Әйткәндәй, Көньяк Африкада халыкның уртача яше 30 яшь.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: