+5 °С
Облачно
Сәламәтлек саклау
27 Января 2022, 04:46

Путин ЕС белән коронавируска каршы вакциналарны үзара тану буенча эш турында сөйләде

Русия һәм Европа союзы арасында коронавируска каршы вакциналарны һәм сертификатларны үзара тануның булмавы бизнес тармагында контактларны активлаштыруга алып бармый. Бу турыда Русия президенты Владимир Путин Италия эшкуарлары белән әңгәмәсе барышында белдерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Путин ЕС белән коронавируска каршы вакциналарны үзара тану буенча эш турында сөйләдеПутин ЕС белән коронавируска каршы вакциналарны үзара тану буенча эш турында сөйләде
Путин ЕС белән коронавируска каршы вакциналарны үзара тану буенча эш турында сөйләде

Русия һәм Европа союзы арасында коронавируска каршы вакциналарны һәм сертификатларны үзара тануның булмавы бизнес тармагында контактларны активлаштыруга алып бармый. Бу турыда Русия президенты Владимир Путин Италия эшкуарлары белән әңгәмәсе барышында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

         Дәүләт башлыгы вакциналарны үзара тану буенча эшнең дәвам итүен, әмма аның әлегә тәмамланмавын билгели.

         Моңа кадәр Гамалея исемендәге үзәк башлыгы Александр Гинцбург Бөтендөнья саулык саклау оешмасы экспертларының коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасын инспекцияләү өчен Русиягә якын арада ук килергә мөмкинлекләре турында белдерде. Гыйнвар башында Дару чаралары Европа агентлыгы Русия препаратының җитештерү стандартларын танып, аңа уңай нәтиҗә бирде.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/

Фото: Алексей Никольский / РИА Новости

 

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас