+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Башкортстан Республикасы Калтасы дәваханәсенә санлы маммограф кайтты

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Калтасы үзәк район дәваханәсенә яңа медицина җиһазы - санлы маммограф кайтты.

Ул сөт бизенең югары сыйфатлы сурәтен тәэмин итә, маммограф төгәл диагноз куярга һәм онкология авыруларын иртә стадиядә үк күрергә булыша.

«Бу аппарат хатын-кызларда сөт бизләре авыруларын ачыклый. Хәзер Калтасы районында яшәүчеләргә тикшеренү үтәр өчен  Нефтекамага барырга кирәкми», - дип билгеләде Калтасы үзәк район дәваханәсенең баш табиб вазыйфасын башкаручы Илшат Фәткуллин.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://health.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: