«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында «Сәламәтлек поездлары» республика буенча хәрәкәтләрен дәвам итә. «Сәламәт республика – сәламәт регион» акциясе төбәкнең барлык ерак авылларында да гамәлгә ашырылачак.
Аскын районында «Сәламәтлек поезды» 2022 елның 23-27 маенда эшләячәк. Бу чор дәвамында ул Кашка, Урмияз, Иске Казанчы, Солтанбәк авыллары халкын кабул итәчәк.
— «Сәламәтлек поезды» бригадасы составына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог керә. Кабул итү «тере чират» тәртибендә бара. Халык тикшерү үтү генә түгел, коронавирустан прививка да ясата ала, - дип сөйли Аскын үзәк район дәваханәсененең баш табибы Вадим Галәветдинов.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://askino.bashkortostan.ru/