+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Башкортстан Республикасы Зилаер дәваханәсе яңа маммограф алды

Зилаер үзәк район дәваханәсе “Беренчел звеноны модернизацияләү” программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә заманча маммограф алды.

Әлеге санлы җиһазның бәясе 13 миллион сумга якын.

"Маммо-РПц" санлы маммографы - заманча җиһаз. Маммограф штативны теләсә кайсы почмакка борырга мөмкинлек бирә. Стандарт проектларда хезмәт күрсәтүне автомат рәвештә теркәү һәм әйләнгәндә биеклекне компенсацияләү персоналның эшен җиңеләйтә.

“Сөт бизенең яман шеше бүгенге көндә онкология авырулары арасында беренче урында”, - ди Зилаер үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илдар Хәмитов.

“Беренчел звеноны модернизацияләү” программасы Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://health.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: