+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Башкортстан Республикасы Толбазы дәваханәсе рентген диагностикасы комплексы алды

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында Толбазы үзәк район дәваханәсе нур диагностикасы бүлеге өчен җиһазлар — «РНМ» рентген диагностикасы комплексы алды. 

Башкортстан Республикасы Толбазы дәваханәсе рентген диагностикасы комплексы алды
Башкортстан Республикасы Толбазы дәваханәсе рентген диагностикасы комплексы алды

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында Толбазы үзәк район дәваханәсе нур диагностикасы бүлеге өчен җиһазлар — «РНМ» рентген диагностикасы комплексы алды. 

«РНМ» рентген диагностикасы комплексы 2006 елда «Сәламәтлек» гомумдәүләт проекты кысаларында алынган шундый ук рентген аппараты урынына куелды.

Яңа җиһазлар урнаштырыр алдыннан биналарга республика бюджетыннан бирелгән акчалар исәбенә санитар-гигиена һәм техник таләпләр нигезендә капиталь ремонт ясалды.

- Яңа җиһазлар ике эш урынына исәпләнгән. Анда санлы һәм рентген аппаратларында эшләү методикасына ия булган рентгенолаборантлар һәм табиб-рентгенологлар эшләячәк. Яңа аппарат барлык процедураларны да бер урында һәм бер үк вакытта үткәрергә мөмкинлек бирә, - ди Толбазы үзәк район дәваханәсенең баш табибы Роберт Иштуков.

Аппарат барлык органнарны да тикшерү өчен тәгаенләнгән.

 

Яңалык һәм фото чыганагы: https://health.bashkortostan.ru/

 

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: