+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Башкортстан Республикасы Калтасы районында яңа ФАП ачылды

Калтасы районы Бабай авылында Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төзелгән яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

2016 елдан бирле республиканың бу районында барлыгы 10 ФАП барлыкка килгән. Бабайда ачылган фельдшер-акушерлык пункты 300гә якын кешегә хезмәт күрсәтәчәк, шуларның 67се - балалар.

«Авыл халкы өчен ФАП ачылу - зур һәм көтеп алынган вакыйга. Ул безнең өчен икенче сулышка әйләнсен, ә фельдшерга күбрәк кешегә ярдәм итәргә мөмкинлек бирсен. Республика җитәкчелеге һәм без авылда тормышны яхшыртырга тырышабыз», - дип белдерде Калтасы районы башлыгы вазыйфасын башкаручы Алексей Горев.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://kaltasin.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: